Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Ел китабы
2009 елның 14 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы белән берлектә һәр елны үткәрелә торган «Ел китабы» конкурсына йомгак ясады.
Конкурста 129 басма китап катнашты, шуларның 43е чәчмә әсәрләр (проза), 41е тезмә әсәрләр (шигърият), 23е балалар әдәбияты китаплары, 22се рус телендә чыккан матур әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2007 нче елда дөнья күргән, 2008 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 46 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты.
2009 нчы елның 2 апрелендә язучы Рафаил Мостафин җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.
Чәчмә әсәрләр буенча:
1 урында – Фоат Садриевның «Бәхетсезләр бәхете»;
2 урында – Альберт Хәсәновның «Җәнбәт җәвере»;
3 урында – Рәфкать Кәраминең «Олы юл да сикәлтәле» китаплары.
Тезмә әсәрләр буенча:
1 урында – Зөлфәтнең «Ходай сулышы»;
2 урында – Флера Гыйззәтуллинаның «Башкаемда дөнья исәпләре»;
3 урында – Мөхәммәт Мирзаның «Тере су» шигырь җыентыклары.
Балалар әдәбияты буенча:
1 урында – Талия Шакирова төзегән «Журнал укучы жираф»;
2 урында – Бикә Рәхимованың «Җайдак малай»;
3 урында – Нәкыйп Каштановның «Күчтәнәч» китаплары.
Рус телендә чыккан матур әдәбият буенча:
1 урында – Разил Вәлиевнең «Строки жизни»;
2 урында – Борис Вайнерның «Нинзя из Самураевки?»;
3 урында – Равил Бохараевның «Золотые ступени» һәм Әхәт Мушинский белән Әхәт Сафиуллин тарафыннан төзелгән «Устами татарского народа» китаплары.
«Ел китабы – 2007» конкурсының йомгаклау һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2009 елның 21 апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында булачак. Башлана 13.00 сәгатьтә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз