Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системалары

2009 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
2009 елның 21 апрелендә Татарстан Милли китапханәсендә республикабызның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары (ҮКСлар) җитәкчеләренең киңәшмәсе узды. Аны Милли китапханә идарәсе һәм китапханәнең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Киңәшмәдә ҮКСлар җитәкчеләре, Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының (КДМСУ) китапханә-мәгълүмат факультеты деканы О.А.Калегина, Милли китапханә җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаштылар.
Мәдәният министры урынбасары И.Х.Әюпова Татарстанда китапханә эше үсешенең перспективалары турында чыгыш ясады.
Милли китапханә директоры Н.Ә.Камбеев республика күләмендә үткәрелгән «Лидер», «Иҗади эзләнү» бәйгеләрендә катнашкан һәм җиңгән китапханәләр җитәкчеләренә дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
КДМСУның китапханә-мәгълүмат факультеты деканы О.А.Калегина киңәшмәдә катнашучыларны югары китапханә белеме алуга игътибарларын арттырырга һәм белемнәрен күтәрүгә омтылган китапханә хезмәткәрләренә булышлык итәргә өндәде.
Милли китапханәнең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе О.И.Зуева ҮКСларның 2008 ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
«Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» бәйгеләрендә җиңеп чыккан китапханәләрнең эш тәҗрибәләре белән уртаклашулары да уңай тәэсирләр калдырды.
Көннең икенче яртысында «Ел китабы» һәм «Китапханәчеләрнең әдәби иҗаты» бәйгеләренә йомгак ясау тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International