Үлемсез каһарманлык: Җәлил һәм җәлилчеләр

2009 елның 28 апреле, сишәмбе

ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33 йорт) Бөек Ватан сугышының 64 еллыгына багышланган “Үлемсез каһарманлык: Җәлил-җәлилчеләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

М. Җәлил бүгенге көнгә кадәр ике зур дәүләт бүләгенә ия булган бердәнбер язучы. Беренчесе – фашистлар белән көрәштә күрсәткән батырлыгы – Советлар Союзы Герое (1956) исеме белән бәяләнсә, икенчесе – “Моабит дәфтәрләре” циклы өчен (1957) - Ленин бүләгенә ия була.

Күргәзмәдәге басмалар Муса Җәлилнең үзе һәм көрәштәшләренең нацистларга каршы алып барылган эшчәнлеге турында хәбәр итә. Монда ук шагыйрьнең иҗат җимеше булган “Моабит дәфтәрләре” циклы татар һәм башка телләрдә тәкъдим ителә. Яктыртылган документлар арасында 2000 елны Казанда нәшер ителгән “Моабит дәфтәрләре” шигырь җыентыгы җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята, биредә шагыйрьнең ике моабит кулъязмаларының тулы варианты тәкъдим ителә. Күргәзмәдә катнашучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан, шулай ук үз эченә шигырьләр, фотогалерея, фильм сыйдырган “Муса Җәлил” дип аталган дискы белән таныша алалар.

Күргәзмәдә куелган материаллар М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең дошманга каршы күрсәткән батырлыкларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Аларның батырлыгы – Кеше рухының көчле була алу үрнәге.

Күргәзмә 2009 елның 17 маена кадәр эшләячәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International