Патентлар бүлегендә тематик күзәтү

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
2009 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) КДТУ нефть факультетының 2 курс студентлары өчен “Нефть эшкәртү һәм гамәли нефть технологияләре өлкәсендә патент тикшеренүләре” дигән тематик күзәтү булды.
Тыңлаучыларга “1924-2008 елларда Россия патентлары” дигән мәгълүматлар базасыннан файдаланып, патентлар тикшеренүе үткәрергә, шулай ук электрон чыганаклардан һәм кәгазь вариантлардан рефератив мәгълүмат алырга мөмкинчелек бирелде. Файдаланучылар эзләүнең тизлеген һәм өлгерлеген уңай бәяләделәр, әлеге өлкәдә фәнни-техник инновацион потенциалны гамәли куллану күнекмәләре алдылар.
Фәнни-техник прогресс казанышларын чагылдыручы мәгълүматлар, яңа технологик эшләнмәләр студентларга фәнни тикшеренү эшендә һәм интеллектуаль милек нәтиҗәләрен гамәли куллануда ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International