Россия китапханәләр ассоциациясенең һәр ел саен уза торган конференциясе

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
17-22 май көннәрендә Россия китапханәләренең 2009 елгы башкаласы Вологда шәһәрендә Бөтенроссия китапханәләр Конгрессы: Россия китапханәләр ассоциациясенең (РКА) XIV Конференциясе булды. Анда Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
2007 елдан Бөтенроссия китапханәләр Конгрессы статусы алган РКА Конференциясе - катнашучылар саны буенча да, китапханә эше мәсьәләләрен тикшерү буенча да Россиядә иң зур китапханәчеләр форумы.
Конгресста катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведевның, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Б.В.Грызловның һәм Россия китап берлеге Президенты С.В.Степашинның котлауларын җиткерделәр.
“Гыйлемле җәмгыятьтә Россия китапханәләре:интеграция үсеше” дигән тема астында узган Конгресс эшендә Россиянең 57 төбәгеннән һәм чит илләрдән 700 дән артык китапханә белгече, хакимият органнары, китап бастыру, китап тарату һ.б. оешмалар вәкилләре катнашты. Алар арасында РФ Мәдәният министры А.А.Авдеев, Вологда өлкәсе губернаторы В.Е.Позгалев, губернаторның беренче урынбасары И.А.Позднякова бар иде.
Конгресс программасына 54 һөнәри чара кергән: пленар утырышлар, РКА түгәрәк өстәлләре һәм секцияләре утырышлары, стенд сессиясе, махсус чаралар, “Басма продукцияләр, яңа информацион технологияләр, продуктлар, товарлар һәм хезмәт күрсәтү күргәзмәсе” һәм башкалар кергән иде.
Конгресс утырышларында китапханә эшенең актуаль проблемаларына багышланган 400 дән артык доклад тыңланды, 50 артык тәкъдим итү кичәсе булды.
Конгресста катнашучылар “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар сатып алуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру” дигән 94 нче номерлы Федераль Законга төзәтмәләр кертү өчен Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Мөрәҗәгать юлладылар. Конгресс Россия китапханәләр ассоциациясенең “Балалар китапханәләре белән җитәкчелек итү” дигән яңа норматив документын раслады.
Өлкә драма театры бинасында узган РКА пленар утырышында “Библиопрессарегион-2009” дигән региональ матбугат басмаларының Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды.
Форум кысаларында “Россиянең 2010 елгы китапханәләр башкаласы”н тәкъдим итү тантанасы булды. Киләсе елга китапханәләр башкаласы итеп Томск шәһәре сайланды.
Шулай ук РКА XIV Конференциясе кысаларында “Басма продукцияләр, яңа информацион технологияләр, продуктлар, товарлар һәм хезмәт күрсәтү күргәзмәсе” дә булды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International