Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
"Китапханә хәбәрләре" лаеклы бәя алды...
2009 елның 2 июне, сишәмбе
Китапханә-мәгълүмат мәсьәләләрен яктырта торган төбәк периодик басмалары арасында чираттагы III нче бөтенроссия «Библиопресса-төбәк – 2009» конкурсы быелның 15 февраленнән 1 маена кадәр үткәрелде. Аның гамәлгә куючылары – Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы, Россия китапханәләр ассоциациясе, Россия дәүләт яшүсмерләр китапханәсе, «Молодые в библиотечном деле» («Китапханә эшендә яшьләр») журналы редакциясе. Югарыда искәртелгәнчә, конкурс быел өченче тапкыр узды. Аның максаты бик изге – китапханәләрнең бердәм һөнәри-мәгълүмати киңлегендә периодик басмаларның әһәмиятен үстерүгә ярдәм итү. Конкурс үз алдында торган түбәндәге бурычларны үтәргә тиеш:
- китапханәләрнең үзара һәм корпоратив багланышларын ныгыту;
- китапханә-мәгълүмат тематикасына караган иң яхшы басмаларны таныту һәм аларга теләктәшлек күрсәтү;
- кәгазьдә һәм электрон рәвештә китапханәләрнең һөнәри периодик басмаларын нәшер итү буенча тәҗрибә уртаклашуны һәм квалификация арттыруны оештыру;
- китапханә эше белгечләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу;
- «Библиопресса-төбәк» мәгълүматлар базасын төзү һәм тулыландырып бару;
- «Китапханә журналистикасы» юнәлешен барлыкка китерүгә булышу.
Конкурс берничә номинациядә үткәрелде: газеталар, журналлар, дәвамлы басмалар, электрон басмалар, китапханә белән бәйле фоторәсемнәр. Җиңүчеләр Россия китапханәләр берләшмәсе тарафыннан Вологда шәһәрендә уздырылган XIV нче Бөтенроссия китапханәләр конгрессында бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә конкурска үз басмасын – 1996 елдан бирле чыгып килүче «Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналын – тәкъдим итте. Узган 13 ел дәвамында «Китапханә хәбәрләре» китапханә хезмәткәрләренең үз көчләре белән эшләнә торган аклы-каралы, күләме ягыннан зур булмаган басмадан төсле бизәлешле, күптөрле жанрлы, бай мәгълүматлы периодик басма дәрәҗәсенә үсеп җитте. Бүген аның сәхифәләрендә китапханәчеләрнең, библиографларның, методистларның, китапханәләр җитәкчеләренең һәм гади хезмәткәрләренең, академик фән вәкилләренең һәм югары уку йортлары галимнәренең, язучыларның, публицистларның һәм башка бик күпләрнең мәкаләләре дөнья күрә. Нәкъ менә шушында, мөгаен, китапханәнең талантлы, гайрәте ташып торган, битараф булмаган кешеләрне үз тирәсенә туплый алу сәләте чагылыш табадыр. Китапханәләрнең, китап укуның, әдәбиятның бүген барыбызга да бик таныш проблемаларын күтәреп, әлеге авторлар укучыларны рухи дөньябыз, мәдәниятнең җәмгыятьтәге урыны, китапның тормышыбыздагы әһәмияте белән бәйле олы һәм гомуми нәтиҗәләр ясауга этәрәләр. Бу бик табигый, чөнки китапханәләр ни белән генә шөгыльләнсәләр дә, нинди генә чаралар үткәрсәләр дә, киләчәккә ниләр генә планлаштырсалар да, болар тарихыбызның, мәдәниятебез һәм сәнгатебезнең, сәясәт һәм икътисадның мөһим мәсьәләләреннән, бирегә килүчеләрнең башларында көн саен туа торган сораулардан аерылгысыз. Әлеге әйтелгәннәр конкурста катнашучыларның саны елдан-ел арту, тәкъдим ителгән эшләрнең дәрәҗәсе уңайга үсү, басмаларның сыйфаты яхшыру белән дә раслана. Конкурсның проблематикасы анык билгеләнгән булуга карамастан, журналлар берсен-берсе һич кабатламый, һәркайсы үз йөзен саклый, оригинальлеген югалтмый. Аларда төбәкләрнең китапханә тормышы көзгедәге кебек, бөтен тулылыгы белән диярлек күренә, – бу шулай ук конкурсның әһәмиятен бермә-бер күтәрә. Әлеге басмалар, елъязмалардагы кебек, авыл һәм шәһәр китапханәләре тарихларын, төбәкләрдәге мәдәният, китапханәләр тармагына караган законнар чыгару сәясәтен яктырталар, һөнәрендә зур осталыкка ирешкән кешеләр белән таныштыралар.
Быел Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең хезмәте, ягъни «Китапханә хәбәрләре» журналы зур җиңү яулады: басмабыз «Журналлар» номинациясендә Лауреат дипломына лаек булды. Мондый диплом тапшырылу – журнал редакциясен, Милли китапханәне генә түгел, Татарстан Республикасы китапханә җәмәгатьчелегенең абруен да, Россиянең гамәли китапханәчелек эшчәнлегенә һәм китапханәчелек фәненә керткән өлешен дә югары бәяләү.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз