Әбрар Кәримуллинны искә алу

2009 елның 9 июне, сишәмбе
Шушы елның 5 нче июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, мәшһүр китапчы галим истәлегенә багышлап, «Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның мирасын саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре» дип аталган «түгәрәк өстәл» утырышы уздырылды.
2010 елда Әбрар аганың тууына 85 ел тулачак. Димәк, киләсе ел – юбилей елы, шуңа күрә «түгәрәк өстәл»гә җыелган язучылар, галимнәр һәм китапханәчеләр галимне искә алу гына түгел, ә бәлки Әбрар аганың истәлеген һәм мирасын саклап калу һәм киң җәмәгатьчелекә җиткерү чараларын уздыруны да күз алдында тотып сүз йөрттеләр.
«Түгәрәк өстәл» эшендә катнашучылар арасында танылган язучылар һәм галимнәр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев, Миркасыйм Госманов, Мөсәгыйт ага Хәбибуллин, Зөфәр Рәмиев, Йолдыз Хәлиуллин, Зөфәр Фәтхетдинов, Зөфәр Мөхәммәтшин, Тәлгать Нәҗмиев, Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба районы Үзәк китапханәсенең әйдәп баручы методисты Рәмзия Латыйпова, шәкертләре Ринат Вәлиуллин һәм Айсылу Габделхакова, китапханә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре бар иде. Алар һәммәсе дә – галим белән якыннан аралашкан, бергә эшләгән, аны ихтирам иткән кешеләр.
Кереш сүз белән «түгәрәк өстәл» эшен Разил Вәлиев ачып җибәрде. Ул Әбрар ага белән аралашкан елларын аерым бер җылылык белән искә алды, әлеге «түгәрәк өстәл»не үткәрүнең әһәмиятен ассызыклады.
Миркасыйм ага Госманов, галимне искә алып, аның актив фәнни эшчәнлеге турында сөйләде һәм киләсе елда галим истәлегенә багышланган II нче мемориаль укуларны уздыру һәм аның турында истәлекләр китабы чыгару кирәклегенә басым ясады.
Йолдыз ага Хәлиуллин шулай ук Әбрар Кәримуллин белән бәйле хатирәләрен яңартты, киләсе елда уздырылачак юбилей чараларына карата эшлекле тәкъдимнәр кертте.
Әбрар аганың якташы, язучы, күп еллар «Саба таңнары» район газетасы мөхәррире булып эшләгән Тәлгать Нәҗмиев Ә.Г.Кәримуллинның истәлеген туган ягында ни рәвешле саклауларын бәйан итте, галимнең аңа язган хатларынан күчермәләрне китапханәгә тапшырды.
«Түгәрәк өстәл» эше ахырында түбәндәге карарлар кабул ителде:
- Киләсе 2010 нчы елга планлаштырылган юбилей чараларына әзерлек турында Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, дәүләт һәм хөкүмәт органнарына, гыйльми һәм мәдәни оешмаларга, югары уку йортларына мөрәҗәгать хатлары юлларга;
- Истәлекләр китабын әзерләү эшләрен башкарырга;
- Әбрар Кәримуллинның сайланма хезмәтләрен аерым томнар итеп бастыру һәм, аның исемен дөньяга таныту нияте белән, инглиз телендә галим турында һәм аның төп хезмәтләрен үз эченә алган китап әзерләү мәсьәләсен күтәрергә;
- Ә.Г.Кәримуллин җитәкчелегендә башланган, хәзер Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан дәвам иттерелә торган «1722-1917 елларда дөнья күргән татар басма китабының җыелма каталогы»н төзү эшен активлаштырырга, аның беренче этабы нәтиҗәләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү чараларын күрергә;
- Казандагы яңа урамнарның берсенә Ә.Г.Кәримуллин исемен бирү тәкъдиме белән шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә;
- Ә.Г.Кәримуллинның тууына 85 ел тулу белән бәйләп һәртөрле чаралар үткәрүне гаммәви мәгълүмат басмаларында яктыртып барырга.
Узган «түгәрәк өстәл» эшенә кыскача күзәтү ясап, шуны әйтергә була: Әбрар Кәримуллинның гомер юлы, аның фәндә, иҗтимагый тормышта кылган хезмәтләре бик тирән эз калдырган, киләчәктә аның истәлеген һәм мирасын саклау, өйрәнү, таныту юнәлешендә башкарасы эшләр шактый күп. Миркасыйм ага Госманов әйткәнчә, Әбрар Кәримуллин олы юлга баганаларны куеп чыкты, ә киләчәк буын галимнәренә, баганаларны ныгыта-ныгыта, шул юлдан тайпылмыйча барырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International