Укытучылар өчен мәгълүмат көне

2009 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
2009 елның 9 июнендә китапханәнең чит телләрдәге әдәбият бүлеге республика мәктәпләренең чит телләр укытучыларын үзенә чакырды. Бүлек хезмәткәрләре күзәтү-таныштыру рәвешендә экскурсия уздырып, фонд хәзинәләрен ачтылар. Чит телләрне укыту методикасы буенча әдәбият, заманча тел курсы комплектлары, телне өйрәнү буенча журнал һәм газеталар, тел буенча имтиханнарга әзерләнү әсбаплары һәм шулай ук чит илләрдәге инглиз теле ачык дәресләренең методик видеороликлары семинарда катнашучылараг чит илләрдәге хезмәттәшләренең тәҗрибәсен анализларга уникаль мөмкинлек бирде.
Шулай итеп, Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында квалификацияләрен күтәрүче 50 дән артык укытучы Милли китапханәгә бер көн багышладылар, биредә үзләренең педагогик белем хәзинәләрен баеттылар, актуаль вакытлы матбугат басмалары, әһәмиятле методик әдәбият һәм чит телләрне укытуның яңа алымнары белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International