А.А.Ахматованың тууына 120 ел тулуга карата

2009 елның 23 июне, сишәмбе
Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33 йорт) шагыйрә А.Ахматованың тууына 120 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе эшли.
Күргәзмәдә А.Ахматованың төрле елларда язылган һәм басылган әсәрләре күрсәтелгән. Алар арасында шигъри әсәрләр генә түгел, көндәлекләр, истәлекләр, хатлар да бар. Күргәзмәдәге китап битләреннән А.Ахматованың киңкырлы шәхесе күз алдына килә, ә шагыйрә шәхесе Ахматованың әйләнә-тирә мохитен, чор атмосферасын чагылдыра, аның тормышының фаҗигале яклары, катлаулы иҗат юлы ачыла.
Күргәзмә 2009 елның 29 июленә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International