Хокукый мәгълүматлар үзәгенең Хокукый мәгълүматлар базасы «Тармак техник нормалары» яңа мәгълүмати банкы белән тулыландырылды.

2014 елның 10 октябре, җомга
«Консультант Плюс: Эксперт-кушымта» ситемасы составында 2014 нче елның 1 нче октябреннән «Тармак техник нормалары» яңа мәгълүмат банкы гамәлгә керде.
Уд дәүләт стандартлары һәм башка норматив-техник документларны үз эченә ала.
Банкка икътисадның төп тармакларында техник җайга салу стандартлары кертелде:
  • азык-төлек сәнәгате, җиңел сәнәгать, комбиазык һәм микробиология сәнәгате;
  • үсемлекчелек һәм терлекчелек;
  • машита төзү;
  • ТЭК;
  • медицина һәм фармацевтика;
  • метрология, сертификация һәм стандартизация, шулай ук техносфера куркынычсызлыгы;
  • транспорт һәм элемтә;
  • электроника һәм электротехника;
  • металлургия;
  • хезмәтне саклау.
Банк гамәлгә кергән вакытта 5500 дән күбрәк документны үз эченә ала, алга таба яңа кабул ителгән документлар – ГОСТ лар һ.б. норматив техник документлар белән даими рәвештә тулыландырылып торачак. ТР Милли китапханәсенең Хокукый мәгълүматлар үзәгендә әлеге Мәгълүматлар базасы китапханәнең барлык файдаланучылары өчен дә ачык.
Кремль урамы, 33. Мәгълүмат-библиография бүлеге.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International