Татар Гутенбергы

2009 елның 27 июле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) оештырылган күргәзмә әнә шулай дип атала.
Күргәзмә нашир һәм китап бастыручы Иван Николаевич Харитоновның (1859–?) тууына 150 ел тулуга багышланган.
И.Н.Харитонов татар телендә күпсанлы китаплар, журналлар нәшер итә. Аның басмаханәсендә дөнья күргән китаплар сыйфатлы, зәвыклы булулары белән аерылып тора. Бу фидакяр шәхес татар китапларын нәшер итү эшен беренче тапкыр һөнәри нигезгә куя, даими рәвештә китап бастыру ысулларын камилләштерә, яңадан-яңа шрифтларны гамәлгә кертә. Аның басмаханәсендә нәшер ителгән китаплар озак сакланырга тиеш! – Харитоновның төп максаты шушы була. 1909 елда, Харитоновның 40 еллык эшчәнлеген билгеләп үткәндә, матбугатта аны «Татар Гутенбергы» дип олылыйлар.
Күргәзмә И.Н.Харитонов басмаханәсендә гарәп хәрефләре белән бер гасыр элек һәм аннан да әүвәлрәк нәшер ителгән китаплар белән таныштыра. Биредә шулай ук «Татар Гутенбергының» тормыш юлын һәм эшчәнлеген яктырткан әдәбият та урын алган.
Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International