13 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә яңа җитәкче – моңарчы директор урынбасары булып эшләгән Сөембикә Җиһаншина билгеләнде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән Наил Әкрам улы Камбеевка күпьеллык зур хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Президентының Рәхмәт Хатын тапшырды.
Министр С.Җиһаншинага яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм Милли китапханә коллективы аның җитәкчелегендә алдына куелган бурычларны тиешенчә башкарыр дигән ышаныч белдерде.
