Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Россиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
Кешелек тарихында Ленинград блокадасы – иң канкойгыч сугыш вакыйгаларының берсе. Шул еллар мәгълүматларына караганда, шәһәрдә 400 меңнән алып 1,5 миллионга кадәр кеше һәлак булган. Күргәзмәдә ленинградлыларның батырларча сугышуы, азык-төлексез һәм ягулыксыз шартларда яшәүләре, аяусыз рәвештә бомбага тотуларга чыдаганнары турындагы китаплар куелган. Шәһәр саклаучыларның, сугышчыларның, флот хәрбиләренең кыюлыклары һәм батырлыклары турындагы материаллар да зур урынны биләп тора.
Күргәзмә гыйнвар ахырына кадәр торачак.