Китапханәдә «Әдәбият сәгатьләре»

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Әдәбият елы уңаеннан төрле чаралар уздыра.


2015 нче елның 15 нче гыйнварыннан 31 нче гыйнварына кадәр бүлектә «Хәтер дулкынында» күргәзмәләр циклыннан «Чехов – яраткан язучыбыз» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
2015 нче елның 26 нчы гыйнварында Китапханәгә Казан шәһәренең 3 нче гимназиясендә укучы 10 нчы сыйныф укучылары килделәр.
Вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре укучыларга А.П.Чеховның тормышы, аның иҗаты, Китапханәдә сакланучы басмалары турында сөйләделәр. Язучының әсәрләрен укучылар үзләре укып, викторинада да катнаштылар.


Китапханә фонды басмаларыннан әзерләнгән күргәзмә укучылар арасында зур кызыксыну тудырды.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International