2015 нче елның 27 нче гыйнварында Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) яңа бүлекне – китап укуга җәлеп итү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеген тәкъдир итү кичәсе узды.
Яңа бүлек оештыруның максаты – китап укуны популярлаштыру, китапханәне Республикабызның мәдәният һәм мәгърифәт үзәге буларак халык арасында тагын да киңрәк таныту. Бүлек каршындагы «Милли китап» кибетендә үзеңә ошаган китапны сатып алу гына түгел, чәй һәм каһвә эчеп, яңа китаплар белән танышып, ял итеп вакыт уздырырга да була. Шулай ук бүлек әдәби һәм театр кунакханәләре кысаларында кызыклы очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр, остаханәләр үткәрә.
Бүлек хезмәткәрләре тәкъдир итү кичәсенә җыелган кунакларны китапханә тарихы, Әдәбият һәм китапханәнең юбилей елында узачак мәдәни чаралар, эш юнәлешләре, яңа нәшер ителгән кызыклы эчтәлекле китаплар белән таныштырдылар.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, танылган җырчы Рәшит Сөләйманов китапханәне юбилее белән котлап татар халык җырларын башкарды.
Кичә ахырында кунаклар Милли китапханә бинасы буйлап сәяхәт ясадылар һәм матур китаплар сатып алып чәй янында фикер алыштылар.