Мәдәният министрлыгы коллегиясенә – махсус күргәзмә

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

В.И.Качалов исемендәге Казан академия Зур рус драма театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлегенең ел йомгакларына багышланган коллегиясе узды. Коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев, мәдәният оешмаларының җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.


Шушы уңай белән театр фойесында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Мәдәният. Сәнгать. Мирас» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә берничә бүлектән төзелде. Татарстанның мәдәниятенә, сәнгатенә, Казанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләренә, театрлар һәм башка мәдәният оешмаларына багышланган китаплар күргәзмәнең «Казан – мәдәни башкала» дигән бүлеккә урнаштырылды. «Рухи мирас җәүһәрләре» дигән бүлектә меңьеллык төрки-татар әдәбиятының күренекле вәкилләре булган, төрле тарихи чорларда иҗат иткән шагыйрьләрнең, язучыларның хәзерге вакытта нәшер ителгән китаплары урын алды. «Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» елында нәшер ителгән китаплар» бүлегендә мәдәният оешмаларының 2014 елда дөнья күргән китаплары тәкъдим ителде. Алар арасында Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына багышланган китаплар – Арча, Биектау районнарының тарихи-мәдәни атласлары, С.Саначинның «Казанның архитектурасына экскурс», шулай ук «Милли китап» нәшрияты, Татарстанның Милли музее чыгарган басмалар да бар иде.
Бу күргәзмәдә болгар, татар һәм төрки мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше, татар мәдәнияте, сәнгатенең үсешендә үзенчәлекле традицияләрнең формалашуы ачык чагылды.

Күргәзмә коллегиядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Мәдәният министрлыгы аны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

 

  

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International