Альбина Мортазинаның яңа китабы

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында шагыйрә һәм китапханәче Альбина Мортазинаның «Чатыр тауга йолдыз ява» дип аталган яңа җыентыгы дөнья күрде.

Озак еллар Түбән Кама шәһәренең 2 нче санлы китапханәсе мөдире булып эшләгән, хәзер Казанда яшәүче Альбина Зөфәр кызының иҗаты белән күпсанлы китап сөючеләр аның шушы ук «Милли китап» нәшриятында берничә ел элек чыккан «Яңгыр моңы» китабы аша танышканнар иде.

Яңа китабында авторның, соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре белән беррәттән, хикәяләре, балачагы турындагы истәлек-хатирәләре, юлъязмалары урын алган, шулай ук инде көйгә салынып җырга әверелгән шигырьләре дә, юбилейларга, туйларга, башка төрле тантаналарга багышлап язган сценарийлары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International