Борис Пастернакның тууына 125 ел

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Борис Леонидович Пастернакның тууына 125 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе ачылды. Бу шәхес – XX нче гасырның күренекле әдибе, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты.

Күргәзмәдә Борис Пастернакның үзе исән чагында басылган тулы шигырьләр һәм поэмалар җыелмасы, замандашларының истәлекләренә нигезләнеп улы тарафыннан язылган биографиясе куелган. Күргәзмәнең түрендә аның «Доктор Живаго» романы урын алды.

 


Күргәзмә киң катлау укучылар өчен кызыклы булачак һәм 15 нче февральгә кадәр торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International