Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Россиянең Хәрби дан көне. Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә Сталинград өчен барган сугышта (17 нче июле 1942 нче елның. – 2 нче феврале 1943 нче елның.) – Бөек Ватан сугышының барышын үзгәрткән канкойгыч бәрелештә совет халкының үлемсез батырлыгы турындагы китаплар куелды. Аерым совет солдатларының каһарманлыгы, Сталинградны саклаучылар, хәрби хәрәкәттә катнашучы төрле һөнәр ияләре, төрле милләт вәкилләре хакында басмалар бар. Сугышның язылмаган һәм аз билгеле булган сәхифәләре белән бәйле кызыклы мәгълүматлар табарга мөмкин.

Күргәзмә киң катлау китап укучылар өчен тәгаенләнгән һәм февраль азагына кадәр дәвам итәчәк.