2015 нче елның 4 нче феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) хезмәткәрләре Казан шәһәрендәге 3 нче гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары өчен язучы Нәби Дәүли иҗатына багышланган әдәбият дәресе үткәрде.
Дәрестә язучының балалар өчен язылган шигырьләренә һәм хикәяләренә аеруча зур игътибар бирелде. Укучылар татар телендә Н.Дәүли әсәрләреннән өзекләр дә укыдылар.
Фашизм белән йөзгә-йөз очрашып, аның бөтен мәкерен үз җанында кичергән Нәби Дәүли кебек туган иленә тугрылыклы солдатларның тиңдәшсез батырлыгын онытмыйк, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү уңае белән хәтерләребездә кабат яңартыйк һәм яшь буынга да сөйләп-аңлатып калдырыйк!