Матбугат дөньясында

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

2015 нче елның 11 нче феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Икътисад һәм хокук институтында укучы икенче курс студентлары өчен «Матбугат дөньясында» дип исемләнгән чара уздырды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңае белән Ватан сугышы, хәрби-патриотик тәрбия темаларын китапханәгә йөрүче яшьләргә файдалы рәвештә яктырту бик мөһим.
Бүлек хезмәткәрләре Россия һәм Татарстан тарихына, патриотик тәрбиягә, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган газета-журнал мәкаләләренә җентекле күзәтү ясадылар.

Студентларга, сайлаган һөнәри юнәлешләрен күздә тотып, Россия һәм Татарстан икътисадын яктырткан басмалар да тәкъдим ителде.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International