2009 ел – Халыкара астрономия елы

2009 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
2009 ел тарихка Халыкара астрономия елы булып кереп калачак. ЮНЕСКО һәм Халыкара астрономия берлеге бу елны күренекле итальян галиме Галилео Галилейнең телескоп уйлап табып, шуның ярдәмендә күк йөзен каравына 400 ел тулу уңаеннан игълан итте.
1609 елда Галилей тарафыннан уйлап табылган җайланма – телескоп 400 елга сузылган гаҗәеп астрономик ачышларга башлангыч була.
Милли китапханәнең мәгълүмат-библиография бүлегендә бу истәлекле елга багышланган күргәзмә куелды. Биредә астрономия тарихы, күренекле астрономнар, галәм киңлекләре, аерым күк җисемнәре һ.б. турында кызыклы мәгълүматлар тупланган белешмә басмалар белән танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International