Үзенчәлекле караш – алман телле әдәбиятның мәдәни күптөрлелеге

2009 елның 2 октябре, җомга
1 нче – 30 нчы октябрь көннәрендә Татарстан Җөмһүрияте Милли Китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге каршында урнашкан Алман уку залына барлык укучыларны һәм алман телен сөючеләрне чакырабыз. Сезнең игътибарыгызга “Хосуси караш – алман телле әдәбиятның мәдәни күптөрлелеге” исемле күчмә күргәзмә тәкъдим ителә. Ул сезне беренче һәм икенче буын Алманияга күчүчеләрнең аеруча кызыклы яңа әдәбияты белән таныштыра.

Хәзерге алман телле әдәбиятны төрле мәдәният вәкилләренең әсәрләреннән башка күз алдына китерү кыен. Алман авторларына караганда, Алманиядәге язучылар күпкә артык. Аларны аерыргамы? Ахыр чиктә, тегеләре дә болары да алман телендә яза. Бу мәдәниятның күптөрлелеге - әдәбиятның күпеллык үсеш нәтиҗәсе. Аның нигезе 60 нчы еллардагы Алманияга хезмәтче күчүчеләр агымы белән бәйле. Башта алар үз мәдәниятын һәм телен алып килгәннәр. Вакыт үтү белән кайбер авторлар өчен алман теле әдәби иҗат теле булып киткән, ә алман әдәбияты кабатланмас үзенчәлекләр җыйган.

Бүген беренче яисә икенче буын күчүчеләргә караган авторлар алман телле әдәбиятның танылган әһелләренә әверелде. Аларның үзенчәлекле карашлары, тел тәҗрибәсе һәм тасвирлыклары Ауропа илләренең гарәп һәм азият дөньясының мәдәниятын үзләштергәнлегенә бәйле, һәм нәтиҗәдә язуның күптөрле алымнары барлыкка килә. Бу җыелмадагы әсәрләр күп санлы әдәби премияләр белән бүләкләнгән. Алар арасында: Лейпциг китап ярминкә премиясе, «Вилла Массимо» стипендиясе, Адельберт фон Шамиссо исемендәге премия һәм «Аспекте» премиясе.

Күргәзмә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр, һәм шимбә, якшәмбе көннәрендә Алман уку залының эш сәгатьләре буенча ачык.

Без сезне көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International