Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
М.Ю.Лермонтовның тууына 195 ел тулу уңаеннан
2009 елның 6 октябре, сишәмбе
М.Ю.Лермонтовның тууына 195 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль урамы, 33) ачылган китаплар күргәзмәсен карарга чакырабыз.
М.Ю.Лермонтов иҗаты рус поэзиясенең Пушкиннан соңгы чорындагы иң югары баскычында тора һәм рус прозасында яңа чор башлангычы булып санала. Ул шулай ук үзенең геройлары, аларның үзара мөнәсәбәтләре аша укучыга бөтенләй башка төрле, үзенчәлекле хисләр һәм фикерләр дөньясын ача. Әлеге дөнья егерме җиде яшендә вафат булган яшь егет тарафыннан тудырылган. 13 елга да тулмаган әдәби эшчәнлегендә ул 400 шигырь, 30га якын поэма, 6 драма һәм 3 роман иҗат иткән. Романнарының берсе – «Безнең заман герое». Лермонтовның дөньядан китүе рус әдәбияты өчен зур югалту булган, ләкин, шуны ассызыкларга кирәк, ул үзенең кыска гына иҗаты белән XIX гасыр рус әдәбияты классиклары плеядасында иң алдынгы урынны алып тора.
Күргәзмәдә язучының әсәрләре һәм аның иҗатына багышланган әдәбият куелган. Тәкъдим ителгән басмалар М.Ю.Лермонтовның язмышы һәм иҗаты, аның дуслары һәм дошманнары, шул чорның чынбарлыгы, шулай ук әдипне фаҗигале үлемгә дучар иткән сәбәпләр белән танышырга ярдәм итә.
Күргәзмә белән танышу М. Ю. Лермонтов әсәрләре буенча төшерелгән видеофильмнар күрсәтү белән кушылып бара.
Күргәзмә октябрь ахырына кадәр дәвам итә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз