Татар шигъриятенең күренекле вәкиле

2009 елның 6 октябре, сишәмбе
Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,
Танып була аны кылган эшеннән.
Дәрдмәнд.

Дәрдмәнднең бер шигыре әнә шундый юллар белән төгәлләнә. Болар – Закир (Мөхәммәдзакир) Рәмиевнең, ягъни шагыйрь Дәрдмәнднең бөтен гомер агышын һәм эшчәнлеген чагылдырган бик тә хак сүзләр. Ул да бит бик аз сөйләгән, әмма, үз халкының киләчәк өметле көннәре өчен дип, байтак кына нәтиҗәле эш-гамәлләр кылырга өлгергән.
Дәрдмәнд – алтын приискалары хуҗасы, Дәрдмәнд – шагыйрь һәм «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы нашире.
Дәрдмәнднең (1859 – 1921) тууына 150 ел тулуга багышлап Татарстан Милли Китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33)

«Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!»

дип аталган күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәдә Дәрдмәнднең «Шура» журналында басылган шигырьләре, төрле елларда нәшер ителгән шигырь китаплары белән танышырга мөмкин. Биредә әдипнең хезмәтләре белән бергә аның турындагы әдәбият та урын алган.
Күргәзмә 2009 елның 29 декабренә кадәр эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International