Татарстан Милли китапханәсе үзендә эшләп ялга чыккан хезмәт ветераннарына зур игътибар күрсәтә, булган мөмкинлекләреннән чыгып, өлкәннәр белән әледән-әле очрашулар оештыра, аларны актив тормыш рәвешенә тартырга, тормышларын ямьләндәрергә тырыша. Мондый кайгыртучанлык бигрәк тә 1 октябрь - Өлкәннәр көнендә күренә.
Берничә көн алдан китапханә җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасы вәкилләре барлык пенсионерларның йортларында булдылар: бүләкләр тапшырдылар, ялгыз ветераннарны кышка яшелчә белән тәэмин иттеләр.
Өлкәннәр көнендә китапханәдә чәй мәҗлесе оештырылды. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, ТР Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы җитәкчесе Р.И.Вәлиев катнашты, ветераннар исеменә бик күп җылы сүзләр әйтте. Шул ук вакытта китапханә ветераннары да җавапсыз калмадылар. Үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, бергә эшләгән хезмәттәшләре белән очрашудан канәгать калуларын белдерделәр.