2015 нче елның 19 нчы феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре, Әдәбият елы һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Казан шәһәренең Вахитов районына караган 18 нче мәктәбендә укучылар белән очраштылар.
Китапханә хезмәткәрләре укучыларга дәһшәтле сугыш елларында кулларына корал алып илне-тормышны саклап калу өчен дошманга каршы күтәрелгән Татарстан язучылары турында сөйләделәр.
1943 елда 64 Татарстан язучысының 36-сы фронтта була. Язучылар алгы сызыкта батырларча сугышалар, журналист буларак сугыш газеталарында эшлиләр, сугыш тынып торган арадагы кыска минутларын иҗатка багышлыйлар, актуаль темага язылган матур әсәрләре белән татар әдәбияты хәзинәсен баеталар.
Укучылар А.Алиш, Н.Баян, Н.Дәүли, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, С.Хәким кебек язучыларның шигырьләреннән, хикәяләреннән өзекләр укыдылар, алар турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар.