19 нчы февраль көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Вахитов районына караган 18 нче мәктәбендә (Казан, Мөштәри ур., 6 нчы йорт) укучылар һәм укытучылар белән очраштылар.
Китапханә хезмәткәрләре мәдәниятебезнең үзәк һәм бай мирасханәсе – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, аның архитектурада һәм сынлы сәнгатьтә чын могҗиза итеп саналырлык төп бинасы турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр.