Беренче курс студентлары китапханәдә

2009 елның 14 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (К.Маркс ур., 36 йорт) 2009 елның 10 октябрендә Татар дәүләт гуманитар- педагогика университетының беренче курс студентларын үзенә чакырды. Бүлек хезмәткәрләре аларны бай фонд хәзинәләре, китапханәгә укучы булып язылу һәм аның хезмәтләреннән файдалану кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Экология, чиста су проблемаларына карата әзерләнгән күргәзмәгә куелган “Питьевая вода», «Экология и промышленность России», «Экология и жизнь», «Экологический консалтинг» һ.б. журналлар укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Казан югары уку йортларының беренче курс студентлары!
Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International