Патентлар бүлегендә мәгълүмат көне

2009 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
2009 нчы елның 14 һәм 15 октябрь көннәрендә Милли китапханәнең патентлар бүлегендә (К. Маркс ур., 36 йорт) Киров исемендәге КДТУның 5 курс студентлары өчен мәгълүмат көне үткәрелә.
Бу чараның төп максаты – диплом язучыларны техник химиянең мөһим бер тармагын тәшкил иткән шартлаткыч матдәләр, химик һәм хәрби кирәк-яраклар җитештерү өлкәсенә караган басмалар һәм патентлар белән таныштыру. Бүлек хезмәткәрләре билгеләгәнчә, укучылар арасында пиротехник материаллар турындагы хезмәтләр, уйлап табулар белән кызыксыну бик зур, чөнки нәкъ менә аларда төсле утларның ялкынлы һәм очкынлы-ялкынлы составларын билгеләү, сигнал һәм фейерверк эшләнмәләрен ясау үзенчәлекләре аңлатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International