Бөтендөнья мәдәни мирасы

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Бөтендөнья мәдәни мирасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә кешелек дөньясының гасырлар буе тупланган бай мәдәни мирасын чагылдырган, Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы бөтендөнья мәдәни ядкәрләренә багышланган уникаль басмалар урын алган.Татарстан һәм татар халкының тарихи һәйкәлләренә багышланган китаплар аеруча зур кызыксыну уятырлык.

Белгәнебезчә, 2014 нче елда Болгар тарихи-архитектура музей тыюлыгы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирас ядкәрләре исемлегенә 1002 нче объект буларак теркәлде. Экспозициядә шулай ук Болгар тарихына һәм архитектурасына багышланган китаплар белән дә танышырга мөмкин.

Күргәзмә киң катлау укучыларга тәкъдим ителә һәм март азагына кадәр дәвам итәчәк. Рәхим итегез!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International