«Каләмне корал итеп...»

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

2015 нче елның 10 нчы мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Каләмне корал итеп...» дигән темага очрашу уздырды. Очрашуга Татарстанның Алексеевск районы Олы Тигәнле мәктәбеннән 5-6 нчы сыйныф укучылары килде.


Бүлек хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары турында кыскача мәгьлүмат бирде. Сугыш күп корбаннар, кайгы-хәсрәт китерә, бик күпләрнең дөньяга, тормышка карашын үзгәртә, кырыс сугыш шартлары тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Балалар татар язучыларының төрле елларда язылган әсәрләрен укып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр.

 
Укучылар үлем җәзасына хөкем ителгән, фашистларга каршы оешма оештырып, аларга каршы көрәшкән 11 җәлилче арасында үзләренең авылдашлары Абдулла Батталов булуын горурланып сөйләделәр.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International