Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнү дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре шәһәребез мәктәпләрендә укучыларга патриотик тәрбия бирү максаты белән зур эш башкаралар.
2015 нче елның 11 нче мартында бүлек хезмәткәрләре Казан шәһәренең Идел буе районына караган 68 нче мәктәбендә (Җиңү проспекты, 71-а йорты) укучылар белән очраштылар.
Китапханә хезмәткәрләре «Онытмыйбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куйдылар һәм аңа күзәтү ясадылар.
Укучылар Бөек Ватан сугышы башлангач үзләренең бөтен көчләре белән дошманга каршы күтәрелгән Татарстан язучылырының батырлыклары турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Сугышның беренче көннәрендә үк немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә катнашкан язучы Нәби Дәүлинең язмышы, аның «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләре турында сөйләү беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар татар телендә әдипнең кайбер шигырьләреннән өзекләр дә укыдылар.