«Ел китабы – 2013»

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2013» республика конкурсына йомгак ясады.


Конкурста 219 китап катнашты, шуларның 47-се – чәчмә әсәрләр (проза), 29-ы – тезмә әсәрләр (шигърият), 46-сы – балалар әдәбияты, 49-ы – рус телендә чыккан матур әдәбият, 22-се – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 26-сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2013 нче елда дөнья күргән, 2014 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1541 китапханәсе катнашты.
2015 нче елның 10 мартында Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:
1 урын Зифа Кадырованың «Бәхеткә юл кайдан?»;
2 урын Нәбирә Гыйматдинованың «Үзем генә беләм…» ;
3 урын Гөлсинә Галимуллинаның «Күгәрчен оя корганда» китапларына бирелде.

Факил Сафинның «Гөлҗиһан» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Тезмә әсәрләр» номинациясендә:
1 урынны Габдулла Тукайның «Актык тамчы яшь» (төзүчесе – Ленар Шәехов);
2 урынны Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (төзүчесе – Венера Камалиева);
3 урынны Флера Гыйззәтуллинаның «Яну дәверләрендә» китаплары алды.

Ләис Зөлкарнәйнең «Мәңгелектән исә җил...» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:
1 урынга Хәкимҗан Халиковның «Сакчы күркә»;
2 урынга Нур Әхмәдиевнең «Мырауҗанның туган көне»;
3 урынга Шәүкәт Галиевнең «Шәвәли шуклыгы» китаплары чыкты.

 Алмаз Гыймадиевның «Телефонлы кәҗә» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:
1 урын Зөфәр Фәтхетдиновның «Бегущий от ада, или Господин уголовник»;
2 урын «Кот-воркот, Котофей Котофеевич=Мырау батыр» (төзүчесе – Люция Гыйззәтуллина);
3 урын Әлфия Ситдыйкованың «Радуга сабантуя» китапларына бирелде.

Альбина Әпсәләмованың «Живая вода» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.


«Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:
1 урынны «Татар китабы» (төзүчеләре – Раиф Мәрдәнов, Ирек Һадиев);
2 урынны Равиль Фәхретдинов «История татар=Татар тарихы»;
3 урынны Әнвәр Хәйринең «Әхмәд ибне Фадланның 921–922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» китаплары алды;

Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.


«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:
1 урынга«История татар с древнейших времен: в 7 т. – Т.6, Т.7»;
2 урынга Булат Хәмидуллин белән Лилия Мөхәммәдиеваның «Гази Загитов, Григорий Булатов – знаменосцы Великой Победы»;
3 урынга «Татарстан: из века в век» китаплары чыкты.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе идарәсе һәм хезмәткәрләре, күпсанлы китап укучылар исеменнән җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗатларында, фәнни эшләрендә уңышлар телибез!




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International