Вакытлы матбугат бүлегендә спорт сөючеләр өчен күргәзмә
2009 елның 21 октябре, чәршәмбе
22 октябрьдә Казанда старт алачак «Россия – спорт державасы» форумы уңаеннан Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге спорт сөючеләрне бүлек фонды басмаларыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышырга чакыра.
Анда «Спортивная жизнь России», «Физкультура и спорт», «Легкая атлетика», «Физкультура в школе», «Теория и практика физической культуры», «Хоккей pro», «Все о звездах спорта», «Советский спорт», «Спорт-экспресс», «Спорт день за днем», «Спорт для всех», «Спорт в школе» һ.б. газета һәм журналлар урнаштырылган.
Рәхим итегез! Спорт һәркем өчен дә файдалы. Без сезне көтеп калабыз!
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.