Мәктәп балаларына Е.А.Боратынский турында

2015 елның 20 марты, җомга

2015 нче елның 19 нчы мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районындагы 78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Бу очрашу Россиядә Әдәбият елы уңаеннан һәм Е.А.Боратынскийның (1800–1844) тууына 215 ел тулуга багышлап оештырылды.


Бүлек хезмәткәрләре укучыларга Евгений Абрамович Боратынскийның тормышы һәм иҗаты, аның А.С.Пушкин белән дуслыгы, Казан шәһәрендәге Е.А.Боратынский музее турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр.


Балалар мәшһүр шагыйрьнең кайбер шигырьләреннән өзекләр дә укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International