Очрашуга рәхим итегез!

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

2015 нче елның 2 нче апрелендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары белән очрашуга чакыра.

Кичәдә Россиянең аказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Ринат Әюпов, Россиянең атказанган сәнгать эшлелеклесе,танылган театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Ильтани Илялова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин һәм театрның яшь, талантлы артистлары катнашачак. Тамашачыларны спектакльләрдән өзекләр, дуэтлар һәм матур җырлар көтә.

Әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта көтәбез!

Керү ирекле. Рәхим итегез!

                                                

                                                    

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International