Күңелдән – күңелгә

2015 елның 31 марты, сишәмбе

2015 нче елның 26 нчы марты көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе иҗатның төрле өлкәләрендәге яшьләрне берләштерүче «Калеб» яңа буын җыены белән очрашты. Бу көнне Зур уку залында яшь, талантлы шагыйрь, композитор, җырчы, музыкантлар «тавыш»ы яңгырады.

Эльвира Һадиева үзенең иҗаты белән таныштырганда тамашачыны ихласлыгы, эчкерсез самимилеге белән хәйран калдырса, бүгенге яшь шагыйрьләр арасында иң популярларның берсе Рүзәл Мөхәммәтшинның өр-яңа шигырьләрен укуы «Калеб»леләр өчен дә яңалык булды. Инглиз, төрек, испан, гарәп телләрен белүче, музыка, фото, шигърият, сынлы сәнгать, журналистика өлкәләрендә үз көчен сынаучы Эльнар Байназаров һәм әдәбият өлкәсендә активлыгы белән таң калдыручы Луиза Янсуар да тамашачыларны иҗат җимешләре белән таныштырдылар.
Очрашу кичәсенә ямь өстәп искиткеч гүзәл тавышлы, Алманиядә белем алучы җырчы Илүсә Хуҗина, «Алтын Казан», «Кара Пулат» опералары авторы композитор Эльмир Низамов белән бергә, гүзәл сәнгать әсәрләре белән таныштырдылар. Ә Динә Хәкимова үзенең «Язгы җыр» композициясен Казан дәүләт консерваториясе студенты, виолончельдә уйнаучы Айрат Шәфыйков белән башкарды. Раил Арсланов авыз гармунында Айрат Шәфыйков виолончельдә татар халык көйләрен уйнадылар.
Очрашуга килгән кунаклар белән, аларның иҗаты турында тулы мәгьлүмат биреп, «Калеб» яңа буын җыенын оештыручы һәм җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова таныштырып барды.

«Күңелдән – күңелгә» исеме астында барган очрашу җыелган тамашачылар күңеленә бик хуш килде. Кичә тәмам булганнан соң да тамашачыларның таралышырга ашыкмыйча, килгән кунакларны озак алкышлар белән бүләкләүләре яшь талантларның халык күңеленә үтеп керә алыуына ачык дәлил булып тора.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International