ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) 7 нче апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәдә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юлларын, ысулларын, сәламәт яшәү рәвешен яктырткан басмалар: энциклопедияләр, белешмәлекләр, Сәламәтлек көненә багышланган чаралар үткәрү өчен кирәкле булган сценарийлар урнаштырылды.
Күргәзмә белән 1-10 апрель көннәрендә танышырга мөмкин.