Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилеена багышлап сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге әзерләгән «И.А.Второв. Әсәрләр: шигырьләр һәм проза» дигән китап басылып чыкты.
Второв И.А. Сочинения: стихотворения и проза / И.А.Второв; Национальная библиотека Республики Татарстан; сост. Р.К.Юнусова; науч. ред. Е.И.Карташева; отв. ред. И.Г.Хадиев. – Казань: Милли китап, 2014. – 148 с.
Әлеге җыентык Казанда яшәгән күренекле мемуарист, шагыйрь һәм библиофил Иван Алексеевич Второвның шигри һәм проза әсәрләрен тәкдим итә. Аның әсәрләре XVIII гасыр азагында һәм XIX гасыр башында вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан булганнар. И.А.Второвның 903 исемдәге һәм 1908 томнан, периодик басмалардан торган шәхси коллекциясе исә хәзерге Милли китапханәнең нигезе булып санала. И.А.Второвның улы Николай Иванович Второв (әдәбиятчы, археолог һәм этнограф) 1844 елда бу коллекцияне, җәмәгать китапханәсе оештыру максаты белән, шәһәргә бүләк итә.
Китап филологларга, тарихчыларга, китапханәләрдә һәм музейларда эшләүчеләргә, туган якны өйрәнүчеләргә тәкъдим ителә.
