Халыклар бердәмлеге көненә багышлап

2009 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
«Дан өчен түгел...» исеме астында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында китап күргәзмәсе ачылды (Кремль ур., 33 йорт). Ул Россиядә 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.
Халыклар бердәмлеге көненең тарихы 1612 елның героик вакыйгаларына барып тоташа. 400 ел чамасы элек 4 ноябрьдә сәүдәгәр Кузьма Минин һәм гаскәр башлыгы Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүдән поляк интервентларын куып чыгара. Шуннан соң гаугалы заман дип аталган чор тәмамлануга бара башлый.
Рус халкы чит ил баскынчыларыннан үз Ватанын коткарып калу хакына берләшкән. Һәм үзенең героик көрәше нәтиҗәсендә дәүләтчелеген саклап калган. Ватан өчен шундый авыр көннәрдә халыкта ныклык, батырлык, тугрылык, туган ил хакына гомерен дә кызганмау кебек сыйфатлар калку гәүдәләнгән.
К.Минин һәм Д. Пожарский җитәкчелегендәге ополчение рус тарихында халыкның, бердәмлек һәм каһарманлык үрнәге күрсәтеп, ил язмышын үзе хәл иткән бердәнбер мисал буларак үзенчәлекле
Күргәзмәгә куелган китаплар XVI гасыр ахыры XVII гасыр башы рус дәүләте тарихындагы болгавыр еллар хакында сөйли, шулай ук ике күренекле тарихи шәхес – Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский турында бай мәгълүмат бирә.
Күргәзмә ноябрь ае азагына кадәр эшли.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International