Театр хакында тематик күргәзмә

2009 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Кешелек хәтерендә төрле чор театрлары хакында күзаллау яши. Театр актердан башка яши алмый. Актер, курчак булса да (курчак театрларында), йөзен маска белән капласа да (антик һәм традицион көнчыгыш театрында), җырласа яки сөйләсә генә дә (опера һәм драма театрында) яки бер сүз дәшмәсә дә (пантомима театрында), театрның җаны. Театрларның шушы күптөрлелеге кешенең роль башкару осталыгы аша бер сәнгать төренә берләшкән.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Театр – башка бер чынбарлык» исеме астында ачылган тематик күргәзмәдә әдәбият шушы җәһәттән чыгып куелган.
Күргәзмә өч бүлектән тора: «Театрга кергәндә уйлану», «Сәхнәдә – театр әһелләре» һәм «Сәнгать алиһәләре бердәмлеге».
Күргәзмә 2 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр эшли.
Сәнгать бүлегенә (Театр урамы, 5 йорт) рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International