Театр кунакханәсенә рәхим итегез!
2015 нче елның 14 нче апрелендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашуга чакыра.
Кичәдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының өлкән буын һәм яшь талантлы артистлары катнашачак. Тамашачыларны спектакльләрдән өзекләр, матур музыкаль номерлар көтә.
Артистканың талантын хөрмәт итүчеләрне, әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта көтәбез!
Керү ирекле. Рәхим итегез!