Фәнни-гамәли конференциядә катнашу

2009 елның 18 ноябре, чәршәмбе

2009 елның 27-28 октябре көннәрендә Чуашстан Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә «Китаби ядкәрләр – китапханә фондлары коллекцияләрендә» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре Наилә Мансур кызы Хәбибуллина катнашты.
Конференциянең оештыручылары – Чуашстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Россия дәүләт китапханәсенең сирәк китаплар фәнни-тикшеренү бүлеге. Конференциягә Казан дәүләт университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Мари-Эль Республикасының С.Г.Чавайн исемендәге Милли китапханәсе белгечләре дә килде, залда шулай ук Чувашстанның югары уку йортлары, музейлары, архивлары, китапханәләре хезмәткәрләрен дә күрергә мөмкин иде.
Россия дәүләт китапханәсе хезмәткәрләре конференция кысаларында түбәндәге темаларга караган мастер-класслар уздырдылар:
- ХХ йөз басмаларын (һәм аларның коллекцияләрен) наширләре (нәшриятлары) буенча, китап бизәлеше һәм башка мәдәни кыйммәткә ия булган сыйфатламалары буенча сайлау принциплары;
- Китаби ядкәрләрне дөньякүләм, федераль, региональ һәм җирле коллекцияләр дәрәҗәсендә теркәү.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Чуашстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә, аеруча фән һәм нәшрият эшләре буенча директор урынбасары Марина Владимировна Андрюшкинага, сирәк һәм кыйммәтле басмалар бүлеге мөдире Татьяна Александровна Николаевага, кызыклы һәм файдалы гыйльми форум үткәрүләре, катнашу мөмкинлеге тудырулары һәм кунакчыллыклары өчен зур рәхмәтен белдерә. 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International