Сәнгать бүлегендә ачык ишекләр көне

2009 елның 21 ноябре, шимбә
2009 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә музыка һәм рәсем укытучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Бирегә килүчеләр китапханәнең һәм сәнгать бүлегенең фондлары һәм каталоглары системасы, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, файдаланучыларга Милли китапханә тарафыннан тәкъдим ителә торган төп һәм өстәмә хезмәт күрсәтү төрләре белән таныштылар. Музыка һәм сынлы сәнгать дәресләре укыту өлкәсендә инновацион технологияләр куллануга багышланган күргәзмә зур кызыксыну уятты.
Татарстан Милли китапханәсенең сәнгать бүлегенә (Казан шәһәре, Театр урамы, 5 йорт) рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга шат булырбыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International