Иҗат психологиясе

2009 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә 2009 нчы елның 3 декабреннән 31 декабренә кадәр «Бөек ачышлар сере. Иҗат психологиясе» дигән тематик күргәзмә эшли.
«Сәнгати сәләтнең кайбер чагылышлары талантлы кешенең тормышка, сәнгатькә, үз-үзенә мөнәсәбәтен бербөтен итеп күрсәтә. Шул рәвешле кешенең тормышка карата булган үзенчәлекле, эстетик мөнәсәбәте формалаша. Ул рәссамның өстенлек итүче шәхси сыйфатламасы һәм сәнгатьнең барлык төрләре өчен дә сәләтләренең бердәм психологик нигезе булып тора». (Мелик-Пашаев А. А. Мир художника. – М., 2000. – С. 7).
Күргәзмәгә куелган китаплар, журналлар һәм мультимедиа чыганаклар «Иҗади очрашу» һәм «Сәнгать фантазиясе дөньясы» дигән бүлекләрдә бирелгән.
Сәнгать бүлегенә (Театр урамы, 5 йорт) рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International