Бөек Җиңүгә багышлана

2015 елның 8 мае, җомга
Бөек Җиңү бәйрәме һәм Россия Федерациясендә Әдәбият елы уңаеннан ТР Милли китапханәсе сайтында «Бөек җиңү. Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары» электрон белешмәлеге яңартылды. Татар һәм рус телләрендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларга багышланган: «Нәби Дәүли» һәм «Шәйхи Маннур» дип аталган ике яңа белешмәлек дөнья күрде. Алданрак «Муса Җәлил» белешмәлеге яңартылган иде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International