Видеосалон

2009 елның 15 декабре, сишәмбе
2009 нчы елның 11 нче декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр урамы, 5 йорт) видеосалонның оперетта сәнгатенә багышланган чираттагы утырышы узды.
Җыелышта катнашучылар Ж.Оффенбах, И.Штраус һәм И.Кальманның киң билгеле оперетталарының язылу тарихы белән танышып, видеофильмнардан өзекләр карап, яраткан арияләрен һәм дуэтларын ишетүдән ләззәт алып, оперетталарга хас булган бәйрәм һәм купшылык атмосферасына күмелеп, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме рухын да тоя алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International