Игътибар! Патентлар бүлеге тәкъдим итә

2009 елның 16 декабре, чәршәмбе
2010 нчы елның 16 нчы гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә китапханәдән файдаланучыларга 26500 документны үз эченә алган Россия дәүләт стандартларының яңартылган тулы текстлы мәгълүмат базасын куллану мөмкинлеге тудырыла.
Әлеге мәгълүмат-эзләү системасы норматив документларның тулы текстларын стандартларның гомумроссия классификаторы, дәүләт стандартлары классификаторы төркемнәре буенча эзләү һәм карау өчен хезмәт итә.
Библиографиядән норматив документларны табу һәм документның библиографик карточкасын карап чыгу мөмкинлеге бирә. Эзләү шартларын һәм идарә итү әмерләрен файдаланып, Сез үзегезгә кирәкле документны яки документлар тупланмасын библиографик карточканың теләсә кайсы аспекты буенча таба алачаксыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International