А. С. Грибоедовның тууына 215 ел

2010 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында 2010 нчы елның 15 нче гыйнварында тууына 215 ел тула торган язучы һәм дипломат А.С.Грибоедовка багышланган китап күргәзмәсе ачылды (Кремль ур., 33 йорт).
А.С.Грибоедовның замандашлары аны «ачык акыллы, туган илен яратучы һәм бик сәләтле» кеше буларак тасвирлыйлар.
П.А.Вяземский аны «Бик акыллы кеше иде», – дип искә ала.
А.С.Пушкин аны «Россиянең иң акыллы кешеләренең берсе», – дип атый.
А.С.Грибоедов «Акыллылык бәласе» исемле бөек әсәрнең авторы гына түгел, ә бәлки, атаклы оратор, дипломат һәм хәтта “Грибоедов вальс”ы дип исемләнгән вальсны язган композитор да.
Әлеге күргәзмәгә куелган китаплар Сезгә Россиянең күренекле шәхесләреннән берсе булган А.С.Грибоедов белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз.
Күргәзмә гыйнвар ахырына кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International